17:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр кунакларны хор очрашулары, экскурсияләр, квизлар һәм башкалар көтә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы декабрь). 24 нче декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында йокы киеме кичәсе стилендә «Тылсым алдыннан төн» дигән яңа ел программасы узачак.
11:00 һәм 15:00 сәгатьтә рәссам Диана Әминова «Трафаретлы яңа ел открыткасы» мастер-классы үткәрәчәк. Дәрестә балалар һәм өлкәннәр карандашлар ярдәмендә оригиналь тәбрикләмә әзерләячәкләр.
Чараларның төп өлеше 17:00 сәгатьтә башлана һәм 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Кунакларны дирижер Дарья Венедиктова һәм И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укучылары катнашында XI Раштуа хор очрашулары, «Елки-иголки!» интеллектуаль-күңел ачу квиз-уены, «ЧеловеЧе» күргәзмәсе буенча сәнгать белгече Ольга Улемнова белән экскурсия һәм башкалар көтә.
Раштуа тарихларының әдәби традициясе турында филология фәннәре кандидаты, КФУ педагогы Жанна Коновалова сөйләячәк, ә яңа ел кинематографы турында килүчеләр Әдилә Хәйбуллина лекциясеннән беләчәкләр.
Керү билетлар буенча булачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте. Чараларның җентекле программасы белән учреждение сайтында танышырга мөмкин.