Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче апрель). 24 нче апрельдә Казанда ягу сезоны тәмамлана. Бу тотрыклы уңай һава температурасы белән бәйле. Карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Кискен салкынайту очрагында җаваплы структураларга җылылык чыганаклары һәм үзәк җылыту системаларының, беренче чиратта сәламәтлек саклау объектларының һәм балалар учреждениеләренең эшенә әзерлеген тәэмин итәргә кирәк, диелә документта.
Исегезгә төшерәбез, Казанда ягу сезоны 2022 елның 26 нчы сентябрендә башланды. Социаль объектларга җитәкчеләр гаризалары буенча җылылык бирү иртәрәк башланды. Көнлек уртача һава температурасы 5 көннән артык +8 градустан артык торса, җылылык бирү тәмамлана.
Моңа кадәр Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкының күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә җылыту системаларында температура әкренләп төшәчәк, дип билгеләп үтте.