В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләүчеләр мәче һәм этләргә азык китерә алачак, аны хайваннар өчен приютларга тапшырачаклар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче апрель). 24 нче апрельдә Казанда шәһәрнең бер сәүдә үзәгенең парковкасында икенчел чимал кабул итү мобиль пункты эшләячәк. Казанлылар пластик, макулатура, вак көнкүреш техникасы һәм башка бик күп нәрсәләр тапшыра алачак.
Мобиль пунктта эшкәртүгә полистирол (азык-төлектән бушаган подложкалар), пенопласт, йомшак пластик (пакетлар, пленка, азык-төлек һәм ярма төргәкләре, шешә этикеткалары, фасовкалау пакетлары, кием-салым өчен вакуум пакетлар, документлар өчен файллар һ.б.), полипропилен (билгеле бер маркировкалы бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, майонездан бушаган чиләкләр, ләгән, чиләк һ.б.), техник ПЭТ (банкалар, сөт продукциясеннән бушаган ак шешәләр, майдан, азык-төлек һәм көнкүреш химиясеннән бушаган шешәләр), шешә капкачлары, тетрапак төргәкләре, дойпак, табаклы ПЭТ (формалы контейнерлар, торт һәм пироглардан подложкалар, конфет һәм яшеллектән коррекслар һ.б.), кремнардан, теш пасталарыннан, косметикадан бушаган пластик савытлар, пластиктан ясалган каләмнәр, фломастерлар һәм маркерлар, су өчен күмер-пластик фильтрлар, фольга, алюминий консерв, металл һәм тимер банкалар, эшли һәм эшләми торган вак көнкүреш техникасы, макулатура, чеклар, кием-салым һәм аяк киеме (куллану өчен яраклы һәм тузган аяк-киемнәрен аерым бүләргә кирәк) һәм башкаларны кабул итәчәк.
Икенчел чимал чиста, кәгазь наклейкаларсыз булырга тиеш. Аны ничек тапшырырга һәм ничек әзерләргә икәнлеге турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча табарга мөмкин.
Теләүчеләр мәче һәм этләргә азык китерә ала. Аны йорт хайваннары өчен приютларга тапшырачаклар, дип хәбәр итә оештыручылар.
Мобиль пункт Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең ачык парковкасында «Экоутилизация» икенчел чималны кабул итү пункты янында 10:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр эшләячәк. Чарага теркәлү таләп ителми.
«Экоутилизация» икенчел чималны кабул итү пунктында акчага макулатура, картон, А4 форматындагы кәгазь, алюминий банкалар, металл, техника, шул исәптән компьютер, телефоннар, ПЭТ-шешәләр, стрейч пленкасы һәм ПВД пленкасы кабул ителәчәк.