Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2020, 10:05

24 апрель көнне мөселманнарның изге Рамазан ае башлана

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә республика мәчетләрендә тәравих-намазлар үткәрелмәячәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). Татарстанда Ураза бәйрәмен 24-нче майда билгеләп үтәчәкләр. Мөселманнар өчен изге Рамазан аеның беренче көне 24-нче апрельдә булачак, беренче таравих-намаз 23-нче апрельдә укылачак. Уразаның соңгы көне 23-нче майга туры килә. Ураза башлану һәм тәмамлану даталарын ТР мөселманнары Диния нәзарәте билгеләде.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә һәм Татарстанда кертелгән үзизоляция режимына бәйле рәвештә, республика мәчетләрендә тәравих-намазлар узмаячак, аларны бары тик өйдә генә укырга мөмкин булачак. «Тәраивих-намазларны кылу турындагы карар 23-нче майга кадәр яки башка карар кабул ителгәнчегә кадәр дөрес дип саналачак», - дип хәбәр ителә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.

Шулай ук нисаб, фитр һәм фидия-сәдакасы үлчәмнәре дә билгеләнде. Зәкәт түләү өчен 280 мең сум күләмендә нисаб билгеләнгән (алтын буенча), фитр сәдакасын түләү өчен - 22 мең сум (көмеш буенча). Фитр сәдакасы күләме арпа буенча исәпләгәндә - 100 сум, йөзем буенча - 600 сум исәбеннән. Сәламәтлек торышы буенча ураза тота алмау һәм аны башка вакытта тулыландыра алмауга фидия - һәр калдырылган көн өчен 200 сум билгеләнгән.

Билгеләп үтелгәнчә, элек расланган карарлар буенча, күп санлы кешеләр катнашында чаралар үткәрү тәҗрибәсе туктатылган, шулай итеп, Татарстан мөселманнары ифтарларын тар даирәдә генә үткәрә алачак.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Ураза гаете уңаеннан гает намазының үткәрелүе хакында соңрак өстәмә игълан бирәчәк.

Барлык яңалыклар