В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез һава температурасы плюс 12-14 градус тәшкил итәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь). 23-нче сентябрьдә Казанда болытлы һава торышы көтелә, төнлә һәм көндез яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы 6-8 градус җылы булачак, көндез – 12 градустан 14 градуска кадәр.
Синоптиклар фаразларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән уртача яңгыр, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә – 4-9 градус, көндез – 10-15 градус җылы, көнчыгышта +18 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.