В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез явым-төшем көтелми.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь). 23-нче сентябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, башлыча явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән, көчәйгәндә тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Чәршәмбегә каршы төндә һава температурасы 10-12 градус җылы булачак, көндез +15-тән +17 градуска кадәр булыр, дип көтелә.
Тулаем республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән, көчәйгәндә тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +7-дән +12 градуска кадәр тирбәлә, 23-нче сентябрь көндез Татарстан Республикасында термометр баганалары +13-18 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.