В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Казан җылылык челтәрләре» белгечләре җылылык ташучының агып чыгу урыннарын билгеләячәк
Фото: Денис Гордийко
«Уранин-А» буягычын «Азино» котельныйсыннан магистраль җылылык үткәргечләрнең челтәр суына кертәчәкләр. Бу җылылык ташучының агып чыгу урыннарын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
«Яшел су» акканын күргән очракта шәһәр халкына бу хакта «Казан җылылык челтәрләре» («Татэнерго» АҖ филиалы) телефоны аша диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк: +7(843)291-87-95.
«Уранин-А» буягычы җылылык белән тәэмин итү системаларында куллануга рөхсәт ителә һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында куллануга яраклы булып тора.