Шәһәрлеләрнең сорауларына кайнар линия телефоннары аша РФ Пенсия фондының төбәк бүлеге белгечләре җавап бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). 23-нче октябрьдә Татарстанда пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия эшли башлаячак. Шәһәрлеләрнең сорауларына Россия Пенсия фондының төбәк бүлеге белгечләре җавап бирәчәк.
10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге номер буенча шалтыратырга мөмкин булачак: 8-800-100-26-27. Россия Пенсия фондының төбәк бүлеге белгечләре пенсияне билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.
Башка көннәрдә ТР буенча Пенсия фондының контакт-үзәге телефоны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке ашка 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр бүленеп, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 7 (843) 279-27-27 номеры буенча эшли, дип хәбәр итә ТР буенча Пенсия фонды матбугат хезмәте.