В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ут бетеп тору трансформатор кече станцияләрендә һәм челтәрләрдә төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). Иртәгә, 23 ноябрьдә, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарының кайбер йортларында ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Ботаника ур., 14а, Һади Такташ ур., 119, 121;
14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Павлюхин ур., 75, 104а, 104б, 106.
9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Авангард ур., 48/1;
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында Салмачы бистәсенең түбәндәге урамнарында ут булмаячак: 3-нче Зеленая, 4-нче Зеленая, Абдулла Алиш, Малая, Мир, Молодежная, Новая, Овражная, Солнечная, Тукай, Юбилей.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.