Татарстан буенча аязучан болытлы һава булачак, төнлә явым-төшемсез, республиканың аерым районнарына томан төшәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Казанда 23-нче майга аязучан болытлы һава торышы көтелә. Күбесенчә явым-төшемсез булачак, төнлә уртача көньяк-көнбатыш җиле исәчәк, ә көндез - төньяк-көнчыгыш җиле. Шимбәгә каршы төндә +2-4 градус, көндез +16-18 градус булачак.
Гомумән алганда, иртәгә Татарстан буенча аязучан болытлы һава булачак, төнлә явым-төшемсез, республиканың аерым районнарына томан төшәчәк. Көндез Татарстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш районнарында синоптиклар яңгыр фаразлый. Төнлә уртача көньяк-көнбатыш җиле көтелә, көндез - төньяк-көнчыгыш җиле. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +2-7 градус тәшкил итәчәк, урыны белән туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр туңдырулар булырга мөмкин. Көндез һава +14-19 градуска кадәр җылыначак.
Якшәмбе көнне, 24-нче майда, республикада аязучан болытлы һава торышы сакланачак, төнлә яңгыр, көндез урыны белән яңгыр явачак һәм яшен булачак. Җил - төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән, көнбатыштан, уртача, урыны белән көчле, вакыты белән секундына 15-20 метрга кадәр Төнлә +7-12 градус, көндез +15-20 градус булачак, ә көнчыгыш районнарда +24 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.