Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.05.2022, 16:21

Казанда яшәүче 23 яшьлек кыз аферистларга 300 мең сумнан артык акча күчергән

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче май). Татарстан башкаласында мошенниклыкның яңа очрагы теркәлгән. Аферистларның тозагына бу юлы Казанда яшәүче 23 яшьлек кыз эләккән.

19 нчы май көнне кызга таныш булмаган кеше шалтырата һәм үзен таможня хезмәткәре дип таныштыра. Таможня контролендә бер ир-атның тоткарлануын, әлеге кешедә бу кызның документларының күчермәләре һәм аның исеменнән ышаныч кәгазе булуын җиткерә. Аннары мошенник кызның банк счетлары һәм акча операцияләре турында сораша башлый, кирәкле мәгълүматны алгач, трубканы үзен банк хезмәткәре дип таныштырган икенче аферистка бирә. Икенче аферист җинаятьчеләр кыз исеменә кредит рәсмиләштерергә тырыша, моңа юл куймас өчен шундый ук кредит рәсмиләштерергә, акчаны алырга һәм аларны «куркынычсыз счет»ка күчерергә кирәк, дип җиткерә. Әлеге эшләрнең барысын да тиз һәм яшерен рәвештә эшләргә кирәк була. Җинаятьчеләргә ышанып, кыз барлык күрсәтмәләрне үтәгән һәм билгесез счетка 315 мең сум акча күчергән.

Күпмедер вакыттан соң кызга янә мошенник шалтырата һәм үзен тикшерүче дип таныштыра, кызны беркетмә төзергә чакыра. Күрсәтелгән адрес буенча баргач, андый хезмәткәрнең булмавын ачыклый, шуннан соң мошенникларның корбаны булуын аңлап ала.

«Гвардия» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Кесә телефонына шалтыратып, туганнар турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга кирәкми. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истә тотарга кирәк. Әгәр картагыз белән нинди дә булса операцияләр үткәрелү турында шик булса, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар