22 нче февральдә «Минем документлар» офисларында эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
Фото: Денис Гордийко
22 нче февральдә «Минем документлар»ның барлык офисларында эш көне бер сәгатькә кыскартыла. Зареченский, Гагарин, Мәскәү, Идел буе, Кулагин, Вахитов, Авиатөзелеш һәм Салават Күпере торак район бүлекләре чәршәмбе көнне 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, ә Көньяк, Совет, Дәрвишләр һәм Юдино бүлекләре 11:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
23 нче һәм 24 нче февраль ял көннәре булып санала. 25 нче февральдә барлык офислар да штат режимында эшләячәк, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.