В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
22 нче февральдә эш көне бер сәгатькә кыскара.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне – Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә эшләми торган бәйрәм көне булып тора.
РФ Хезмәт кодексының 95 нче маддәсе нигезендә эшләми торган бәйрәм көне алдына туры килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Шулай итеп, 22 нче февральдә эш көне кыскартылачак, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.
2022 елда Татарстанда ике ял көне белән биш көнлек эш атнасында 246 эш көне булачак, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган 5 эш көне (22 нче февраль, 5 нче март, 8 нче июль, 29 нчы август, 3 нче ноябрь), ә ял көннәре саны 119 көн тәшкил итәчәк, шул исәптән 18 эшләми торган бәйрәм көне.