В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дүшәмбе көнне килүчеләрне кабул итү шимбә җәдвәле буенча алып барылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). 23-нче февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, Россия почтасы бүлекләре эшләмәячәк.
21-нче һәм 24-нче февральдә почта бүлекчәләре гадәти график буенча эшләячәк, ә 22-нче февральдә – шимбә җәдвәле буенча, дип хәбәр итә "Татарстан почтасы" идарәсе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 23-нче февраль эш көне булмаган бәйрәм көне булып тора. Ял көне 20-нче февраль шимбәдән дүшәмбегә 22-нче февральгә күчерелде. Шулай итеп, шәһәрлеләр 21-нче февральдән 23-нче февральгә кадәр ял итәчәк, ә шимбә, 20-нче февральдә эш сәгате бер сәгатькә кыскартылачак.