В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан күпфункцияле үзәктә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). Ватанны саклаучылар көнендә, 23-нче февральдә, Казанда күпфункцияле үзәктә офислары ябык булачак.
22-нче февраль көнне «Минем документлар»ның барлык офисларында эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. Казанда бу көнне Зареченский, Яңа Савин, Южная, Совет, Идел буе, Идел буе бүлегенең өстәмә офисы (В.Кулагин урамы, 1), Вахитов, Дәрвишләр, Юдино һәм «Салават күпере» торак комплексы бүлекчәләре 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, Мәскәү һәм Авиатөзелеш бүлекләре 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
20-нче февраль көнне күпфункцияле үзәк офислары гадәти режимда эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, 23-нче февраль көнне почта бүлекчәләре ябык булачак. 21-нче һәм 24-нче февраль көннәрендә алар гадәти график буенча эшли, ә 22-нче февраль көнне – шимбә җәдвәле буенча.