В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм көннәре өчен ташламалы режим ел ахырына кадәр гамәлдә.
Фото: Денис Гордийко
Исегезгә төшерәбез, 10 нчы гыйнвардан Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар яңа җәдвәл буенча эшли. Парковка өчен түләү эш көннәрендә 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына. Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә муниципаль парковкалар түләүсез эшли. Беренче 15 минутта парковка бушлай. Казан Мэры Илсур Метшин карары белән кертелгән ташламалы режим ел ахырына кадәр гамәлдә. Шулай ук узган айда түләүле парковканың яңа зоналары эшли башлады.