В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Февраль һәм март бәйрәмнәрендә республикалыларга 60 почта бүлеге хезмәт күрсәтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). Февраль һәм март бәйрәмнәрендә Казанның почта бүлекләре үзгәртелгән график буенча эшләячәк: 23-нче февраль- шимбә графигы буенча, ә 8-нче март- җомга графигы буенча, эш көне бер сәгатькә кыскартылган.
Бәйрәмнәрдә республика башкаласында яшәүчеләрнә 60 почта элемтәсе бүлеге, ә Татарстанда барлыгы 119 почта элемтәсе бүлеге хезмәт күрсәтәчәк. Башка бүлекләр өчен бу көннәрдә ял көне булып тора.
22-нче февраль җомга һәм 7-нче март пәнҗешәмбе көннәрендә барлык почта бүлекләре билгеләнгән график буенча эш көнен бер сәгатькә кыскартып эшләячәк. 24-нче февраль һәм 9-нче март көннәрендә Россия Почтасы бүлекләре билгеләнгән эш режимы буенча хезмәт күрсәтәчәк.
Пенсияләрне һәм пособиеләрне, почта җибәрүләрен һәм периодик матбугатны вакытында тапшыру өчен, кайбер авыл почта бүлекчәләренә башка эш режимы билгеләнергә мөмкин, дип билгеләп үтә ФДУП "Почта России" филиалы- УФПС "Татарстан Почтасы" матбугат хезмәте.