Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.12.2018, 10:19

23 декабрьдә казанлылар быел соңгы тапкыр икенчел чималны мобиль пунктка тапшыра алачаклар

Теләүчеләр волонтерлар була һәм экоактивистларга ярдәм итә алалар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). 23 декабрьдә казанлылар кирәкмәгән әйберләрне, макулатура һәм пластикны икенчел чимал кабул итү мобиль пунктына эшкәртү өчен тапшыра алачаклар. Салкыннарга бәйле рәвештә һәм кыш көннәрендә калдыклар җыю буенча акцияләр шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсенә күчерелде.

Активистлар макулатура, "1", "2", "4" маркировкасы салынган пластик шешәләр, "5" маркировкасы белән контейнерлар һәм башка пластик эшләнмәләр, "2", "4", "5", "7" маркировкасы белән йомшак пластик, пыяла, алюминий һәм калай банкалары, "Тетра пак", "Дой пак" төргәкләре; cd-дисклар һәм аларның тартмалары, пластик карталар, теш щеткалары, касса тасмасы чөйләре, кием-салым, аяк киеме, сумкалар, эшкәртү өчен пластик уенчыклар, ноутбуклардан аккумуляторлар, вак техника; "Велодобро" проекты өчен капрон көпчәкләре, тукымалар, кулчатырлар, экосумкалар, "Тылсымлы капкачлар" акциясе өчен капкачлар.

Акциядә катнашырга теләүчеләрне икенчел чималны әзерләү буенча инструкция белән танышуны сорыйлар. Шулай ук шәһәр халкы экоактивистларга ярдәм итә һәм проектка волонтерлар сыйфатында кушыла ала. Мобиль пункт эше турында тулырак мәгълүматны социаль челтәрләрдә өйрәнергә була.

Икенчел чимал кабул итү Җиңү пр., 141 адресы буенча 15 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Барлык яңалыклар