Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.08.2020, 09:59

23 августта Казан халкы экологик квест-уенга һәм экофестивальгә кушыла ала

Экология акциясендә катнашучылар саны һәр мәйданчыкта 50 кешедән артмаска тиеш.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). 23-нче августта Казан халкы экологик квест-уенга һәм экофестивальгә кушыла ала. Шәһәр халкына һәм Татарстан башкаласы кунакларына Константиновка бистәсен, Рус-Немец Швейцариясен, Казансу буйлап Гаврилов урамы һәм «Кырлай» паркын чистартуда ярдәм итәргә тәкъдим ителә. Экология акциясендә катнашучылар саны һәр мәйданчыкта 50 кешедән артмаска тиеш.

Квест-уен барлык дүрт мәйданчыкта да 12.00 сәгатьтә башлана һәм бер сәгать дәвам итәчәк. Катнашу өчен алдан гаилә, дуслар яки хезмәттәшләр белән 3-4 кешелек командага берләшергә, тәкъдим ителгән территорияләрнең берсен сайларга һәм сайтта  «Чаралар. Чиста уеннар» бүлегендә уенга теркәлергә кирәк. Команданың һәр әгъзасына перчаткалар һәм капчыклар биреләчәк.

Уен барышында командаларга җыелган чүп күләме буенча баллар өстәләчәк, калдыкларны аерым җыюга күбрәк баллар язылачак. Шулай ук катнашучылар «Чиста уеннар» мобиль кушымтасыннан куллана ала: чистартылган территорияләрнең фотосурәтләрен урнаштыралар һәм тагы өстәмә баллар алачаклар. Уенчылар үз рейтингын сайтта һәм кушымтада да күзәтә ала. Квестта җиңү өчен командага максималь күләмдә балл җыярга кирәк.

Акциядә катнашучыларга соңыннан Горький исемендәге паркка күчәргә тәкъдим ителә, анда 15.00-дән 17.00-гә кадәр экофестиваль узачак. Кунаклар өчен экоактивлык һәм мастер-класслар оештырылачак. Моннан тыш, монда квест-уен җиңүчеләрен бүләкләячәкләр һәм төп призны - Казансу буйлап яхтада йөрү мөмкинлеген бирүче таныклыкны тапшырачаклар. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бүләкләрне башка катнашучылар да алачак.

«Чиста уеннар» - яшьләр арасында экологик яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән халыкара экологик белем бирү проекты. Ул катнашучыларга әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертергә һәм калдыкларны аерым җыю нигезләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Проектны гамәлгә ашыруның 2 елы эчендә 2,5 тоннадан артык чүп-чар җыелган, 500-дән артык катнашучы җәлеп ителгән, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чара «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Татарстанда чиста булачак» региональ яшьләр оешмасы белән берлектә Президент грантлары фонды ярдәмендә оештырыла.

Барлык яңалыклар