Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.04.2022, 14:05

23 нче апрельдә Казанның «Урам» экстрим-паркында җәйге сезон ачылачак

Бәйрәм программасында – экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар һәм мастер-класслар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче апрель). 23 нче апрель көнне Казанның «Урам» экстрим-паркында җәйге сезонны ачу тантанасы узачак. 12:00 сәгатьтә паркта бушлай мастер-класслар һәм самокат, паркур, стритбол һәм скейтбординг, своп-маркет һәм кино күрсәтү буенча ачык ярышлар узачак.

Әйтик, җәйге сезонны ачу кысаларында трюк самокаты буенча самокат спорты федерациясенең беренче рәсми ярышлары узачак. Яшь райдерлар өчен федерация спортчылары бушлай мастер-класс уздырачаклар һәм махсус приз – трюк самокаты уйнатачаклар. Мастер-класста катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Ачык паркның стрит-зонасында ТР Скейтбординг һәм роллер-спорт федерациясе скейтерлар өчен командалы бест-трик форматында ярышлар уздырачак.

12:00 сәгатьтә паркның стритбол кырларында хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында 3х3 баскетбол буенча турнирлар узачак. 13:00 сәгатьтә паркур мәйданында 6-9 яшь һәм 10 яшьтән өлкәнрәкләр арасында SKILL дисциплинасы буенча ярышлар башлана.

Шулай ук көн дәвамында парк территориясендә своп-маркет – бушлай әйберләр алмашу чарасы узачак. Катнашу өчен әйберләрне яхшы хәлдә китерергә һәм жетоннарга алмаштырырга кирәк, аларны, үз чиратында, башка әйбергә алыштырырга мөмкин булачак. Әгәр дә алмашу өчен әйберләр юк икән, урында махсус жетон алырга була.

Кичә ябык парк медиатегиясендә Twokai студиясеннән хаус-музыка тарихы турындагы фильм күрсәтү белән тәмамланачак, дип хәбәр иттеләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгында. Киносеанс 19:00 сәгатьтә була.

«Урам» экстрим-паркына керү – бушлай.

Исегезгә төшерәбез, шул ук көнне Казанда җәйге велосезон старт ала.

Барлык яңалыклар