Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2026, 13:12

222 мең тонна кар һәм 1 мең 110 берәмлектән артык махсус техника: тугыз көн эчендә Казанда узган елның кышына караганда күбрәк кар яуган

Февральнең беренче көннәрендә генә дә айлык явым-төшем нормасының 53 проценты яуган

Казанда тугыз көн эчендә, 27 гыйнвардан башлап, шәһәр урамнарыннан 222 мең тонна кар чыгарылган. Әлеге күрсәткечне узган елның кышында чыгарылган барлык кар күләме белән чагыштырып була – үткән кышта башкала урамнарыннан 238 мең тонна кар җыеп алынган. Мондый мәгълүматларны «Буран» планы тәмамлану һәм күп кар яву нәтиҗәләре буенча Тышкы төзекләндерү комитеты китерә.

Марат Мөгыйнов фотосы

«Хәзерге вакытта явым-төшем кимеде һәм «Буран» планы тәмамланды. Димәк, юл хезмәтләре, ниһаять, урамнарны ашыгыч рәвештә чистарту эшен тәмамлап, җыелган карларны шәһәрдән чыгару һәм нәтиҗәләрне тулысынча җайга салу эше белән шөгыльләнә», - дип билгеләп үтте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров.

«Буран» планы тәмамлануга карамастан, көчле кар яву нәтиҗәләрен бетерү эшләре дәвам итә. Тротуарларда, тукталышларда, автобус полосаларында һәм социаль объектлар урнашкан территорияләрдә кар җыештыру эшләре алып барыла.

Альберт Шәйнуров шәһәр халкына кар чистарту эшләренә комачаулык итмәүләрен һәм территорияләрне җыештырган вакытта транспорт чараларын күчереп торуларын сорап мөрәҗәгать итте. Карны чистарту турында халыкка алдан хәбәр итәләр. Тышкы төзекләндерү комитетыннан робот тарафыннан шалтырату шулай ук халыкка хәбәр итү системасына керә. Әлеге хезмәт теге яки бу территориянең кардан чистартылачагы хакында хәбәр итә.

Барлык кисәтүләр дә игътибарсыз калдырылган очракта, кар чистарту эшенә комачаулый торган транспорт чаралары эвакуацияләнә. Әйтик, бу кышкы сезонда тиешсез урыннарга куеп калдырылган һәм кар чистарту техникасы эшенә комачаулаган 848 автомобиль махсус стоянкага озатылган.

Бу елны гына да беренче категорияле юлларга – 1,1 миллион тоннадан артык, ә тугыз көндә теләсә кайсы кышкы ай нормасыннан күбрәк кар яуган.

Шәһәр хезмәтләре кар җыю эшләрен тәүлек буе һәм көчәйтелгән режимда алып барган. «Буран» планы гамәлдә булган көннәрдә – 30 гыйнвардан 4 февральгә кадәр – 189 мең тонна кар чыгарылган. Ә бу елгы кышта бер тәүлеккә иң күп чыгарылган кар күләме 38 мең тоннаны тәшкил итә. Көчле кар яуган вакытта юлларны бозлавыктан арындыру өчен 9,5 мең тонна реагент һәм ком-тоз катнашмасы тотылган.

Февральнең беренче көннәрендә шәһәрдә айлык явым-төшем нормасының 53 проценты яуган. Булган барлык ресурсларны файдалану буенча абсолют рекорд 1 февральдә теркәлгән, ул вакытта шәһәр урамнарында 1 мең 354 берәмлек махсус техника эшләгән. Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров ассызыклаганча, шәһәр урамнарына көн саен уртача 1 мең 110 берәмлектән артык техника һәм 600 дән артык юл эшчесе чыгарылган.

Бүген көндез шәһәрнең урам-юл челтәрен чистарту эшенә 558 берәмлек техника һәм 565 эшче җәлеп ителгән.

Узган тәүлектә Казан урамнарындагы карны 1035 берәмлек махсус техника һәм 659 юл эшчесе җыештырган. Шушы вакыт эчендә шәһәрдән 29,3 мең тонна кар чыгарылган. Юлларны эшкәртү өчен бозлавыкка каршы 150 тонна материал: 9 тонна реагент һәм 141 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.

Кыш башыннан барлыгы 685 мең тоннага якын кар чыгарылган, бозлавыкка каршы 45,6 мең тонна материал тотылган.

Барлык яңалыклар