Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.04.2020, 09:45

Үзе һәм абыйсы өчен норманың 220%-ы - сугыш елларында Казан мотор җитештерү заводы ничек эшләгән

Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе музеенда эшчеләрнең хезмәт батырлыгы турында сөйли торган уникаль экспонатлар тәкъдим ителгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель, Алена Мирошниченко). Апрель аенда Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе музеена 50 ел тула. Биредә аводта төрле елларда җитештерелгән күп нәрсәләр бар. ВК-105 ПФ - Бөек Ватан сугышы елларында чыгарылган двигатель. Бу двигательнең язмышы бер яктан фаҗигале: 1944 елда сугышчан самолет экипажы, сугышчан биремнән кайтканда, фашист атышы астына эләгә һәм һәлак була... Ә икенче яктан символик: фронтта хезмәт итеп, ул хәзер үзенчәлекле һәйкәл булып тора. Сугыш елларында заводның героик эше, һәлак булган экипаж, 1979 елда ук Латвия ССР җирләрендә үткәрелгән эзләү эшләре турында, һәм, әлбәттә, көн саен фронтка кирәкле двигательләр җитештерүне арттыра барып, тәүлеклек биремне тапшырганчы цехлардан чыкмаган кешеләр турында искә төшерүче истәлек ролен үти.

KZN.RU порталы хәбәрчесенә сугыш елларында завод тормышы турында Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе музее мөдире Гүзәл Баһаветдинова сөйләде.

Воронеж мотор заводының Казанга ашыгыч эвакуациясе

27-нче номерлы Казан мотор заводы тарихы узган гасырның 30-нчы елларында башлана. Сугышка кадәр монда По-2 самолетлары двигательләре өчен аерым төеннәр чыгарылган. Бу самолетларны җитештерү белән сугыш елларында йөк детальләре заводы шөгыльләнде, бүген без аны Казан вертолет заводы буларак беләбез.

Советлар Союзы хөкүмәте кайбер предприятиеләрне тиз арада тылга күчерү турында карар кабул итте. Ул вакытта ТАССР 70-тән артык төрле предприятиене үзенә кабул итте. Аерым алганда, 1941 елның 7-нче октябрендә 16-нчы номерлы Воронеж авиамотор заводы Казан шәһәренә эвакуацияләнү турында Дәүләт Оборона комитеты приказын алды. 10 көннән беренче эшелон китә, соңгысы 11-нче ноябрьдә китә. Гаять зур предприятиене эвакуацияләү тыныч вакытларда да җиңел эш түгел. Инде ун ел эшләп килгән предприятие үз эшен нибары егерме биш көн эчендә туктатты. Эшелоннар акрын хәрәкәт иткән, тимер юл эвакуацияләнүче предприятиеләр составы белән тулган була.

Эшелон башлыгы А.Мирошник бу көннәрне шулай искә төшерә: «Юлга чыгар алдыннан ике тәүлек керфек какмадык, җиһазлар төядек, вагоннарны тездек. Боерык катгый иде: үзебез белән кирәкле азык-төлекне, кием-салым, урын-җир кирәк-яракларын гына алырга».

Эвакуация ашыгыч рәвештә үткәрелде. Кешеләргә үзләре белән күтәреп алып китә алырдай әйберләрне генә алырга кушканнар, кагыйдә буларак, хатын-кызлар үзләренең һәм балаларының әйберләрен генә алганнар. Эвакуацияләнгән кешеләр истәлекләреннән: «Без тегү машинабызны үзебез белән эвакуациягә ала алдык, безгә уңыш елмайды. Аның белән якындагы госпиталь өчен җәймәләр тектек. Моның өчен бер кечкенә бидон азык ала идек».

Эвакуицияләнгән хезмәткәрләрне һәм аларның гаиләләрен өлешчә шәһәр үзәгендә: кинотеатрлар, театрлар фойесында, «Казан» кунакханәсендә урнаштырганнар. Алга таба яңа тору урыныннан эш урынына җәяүләп барырга туры килә иде.

1941 елда Казанга кыш бик иртә - октябрьдә үк килде. Көчле салкыннар булды. Инженер Федор Мазаев гаиләсен поселоктан ерак түгел генә торак мәсьәләсен хәл итү өчен төзелгән щитлы йортларның берсендә урнаштырганнар. Аның гаиләсе болай дип искә ала: «Елның салкын вакытында тормышны дачадагы өйдә кышлау белән чагыштырып була. Кешеләр йокларга яткач, ярыклар аша йолдызларны күрәләр иде. Аларны салкыннан өйдә көндез дә, төнлә дә салмый киеп йөргән туннар коткарды».

Заводлылар тәүлегенә 12-16 сәгать эшләгәннәр, станоклар янында кунганнар.

1941 елда 27-нче номерлы заводта әле һаман төзелеп бетмәгән җитештерү мәйданнары калган. Заводлылар алдында да, бөтен Советлар Союзы алдында да, яңа бурыч куелды - Ватанны дошманнан саклау өчен барысын да эшләү.

Сугыш елларында эш сменасы 12 сәгать тәшкил итте. Фронт двигательләр таләп итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 12 сәгатьлек эш көне әле чик түгел. Кешеләр станоклар янында 14-16 сәгатькә калалар - көнлек планны үтәмичә, үз урыныннан беркем дә китә алмый. Нәкъ шул вакытта атаклы «икейөзлеләр», «бишйөзлеләр» - , 200 һәм аннан да күбрәк процентка планны арттырып үтәгән эшчеләр барлыкка килде. «Исәнме, кадерле энем Габдрахман, - дип язган 1943 елда завод эшчеләренең берсе. - Мин сиңа язам һәм бәйрәм, Кызыл Армия көне белән котларга телим. Мин бөтен сугышны синең өчен һәм үзем өчен эшлим, норманың 220%-ын үтәп барам, дип әйтәсем килә. Шундый бүләк сиңа, абый, һәм сәлам!»

Шундый озакка сузылган сменаларга карамастан, завод тулы куәтенә эшләмәгән. Эш шунда ки, сугыш башлангач, ике мең квалификацияле эшче фронтка киткән. Станокларга хатын-кызлар һәм яшүсмерләр баскан. Двигатель - ул иң катлаулы, өстәвенә, самолетның авыр өлеше, һәм хезмәткәрләрнең - шул ук хатын-кызларның һәм балаларның кайбер бурычларын үтәү өчен физик яктан көчләре җитмәгән. Йокларга вакыт бик аз калган. Шул ук вакытта эшкә соңга калу җитди гаеп хәл саналган, аның өчен 4 ай төрмә янаган. Эшкә чыкмау дезертирлыкка тиңләнгән, ә төрмә срогы бу очракта 5 ел булган. Кайвакыт эш урынын ташлап китәргә көч калмаган, кешеләр цехларда кунганнар. Бик тиздән кешеләрдә дистрофия барлыкка килгән.

Михаил Карпов, Социалистик Хезмәт Герое, берләшмәнең хезмәт ветераны истәлекләреннән: «Соңгы җыелу төркемендә ун операция булды. Смена 14-15 сәгать дәвам итте. Кешеләрнең аңлылыгы бик югары иде. Җитештерү бурычын башкарганчыга кадәр эшләдек. Һәм бу аңлашыла да. Барыбыз да бер нәрсә турында хыялландык. Илгә озак көттергән тынычлык килүен теләдек. Сугышның 1418 көне һәм төне. Берсе булса да икенчесеннән җиңелрәк булганмы? Хәтерләмим. Соңгы көчне җыеп эшләдек. Шул ук вакытта даими ачлык хисе, коточкыч арыганлык, куллар барысы да сыдырылып беткән иде. Бик нык авырдык... Җитештерү шулай ук өзлексез барды. Бер смена икенчесен алыштырды. Ял көннәре юк иде...»

Завод директоры Виктор Сухоруковка (1941-1942 еллар) көн саен Сталин шалтыратып бер үк сорауны биргән диләр: «Бүген син ничә двигатель ясадың?» 1941 елның декабрь планы аена 400 двигатель тәшкил иткән, ләкин завод халкы 66-ны гына җитештерә алган.

Республикада беренче Хезмәт герое

1942 елда заводка яңа директор Макар Лукин килгәнче, двигательләр чыгару планы үтәлмәгән. Макар Лукин сугыш елларында заводның җитештерү күләмнәрен 4 тапкырга арттырган. Лукин җитәкчелегенең стиле катгый булган, ләкин шул ук вакытта аны гадәттән тыш кешелеклелеге башкалардан аерып торган. Мәсәлән, ул сугыш вакытында хезмәт дисциплинасын бозган яшүсмерләрне яклаган, эшне ерак җибәрмәгән, судка бирмәгән. «Без болай да бу балаларның балачагын тартып алдык», - бу М.Лукинның төп аргументы булган.

Фактлар, документлар агымында сугыш елларында завод эшенең дүрт чорын аерып күрсәтергә мөмкин. Беренчесе берләшкән заводларның техник яктан яңартылуы белән бәйле, икенчесе - җитештерүне оештыру һәм җәелдерү, өченчесе - хөкүмәт биреме дәрәҗәсенә кадәр күтәрелү белән бәйле, дүртенчесе - продукциянең үзкыйммәтен киметү буенча оештыру-техник чаралар комплексын гамәлгә кертү белән бәйле. Заводның рентген лабораториясендә авиация сәнәгатендә беренче тапкыр ВК-105 машинасының блокларын визуаль яктырту өчен рентген-җайланма булдырылды.

1943 елда Лукин агым методына җитештерүне үзгәртеп кору буенча зур эш башкарды. Эшче көн саен бер үк эшне башкарганда, ул инде моны начар эшли алмый - ул ничек кенә арыган булса да, эшне автомат рәвештә яхшы башкара. Заводта эшләүчеләрнең барысы да шәхси һәм коллектив планнарны башкара алган. Ел эчендә план буенча 4202 мотор булып, 4421 мотор чыгарылды. Сугыш елларында завод 15 меңнән артык ВК-105 хәрби моторын чыгарган. ВК-105 ПФ двигателе ресурсы 1944 елда 150 сәгать тәшкил иткән.

1945 елның 9-нчы маена каршы төндә Макар Лукин, фашистлар Германиясенең тулы капитуляциясе турында белеп, заводка килә һәм Җиңүгә багышланган митинг оештырырга куша. Макар Михайлович сынау стендларындагы эшләүче барлык эшләнмәләрне максималь режимгда кабызырга куша.

«Ишетәсезме? Бу безнең көч, безнең куәт тавышы! Фашистлар аны беркайчан да онытмасыннар! Совет халкының нәрсәгә сәләтле икәнен белсеннәр алар!» - дип башлаган Лукин чыгышын.

Предприятие ветераны Андрей Трусов истәлекләреннән: «Заводтан тәүлекләр буе китмәдек, барысы да Җиңү өчен эшләнде! 1945 елның 9-нчы маенда без, гадәттәгечә, эшкә чыктык. Җиңү турындагы хәбәрне радиодан ишеттек. Завод территориясендә зур митинг булды. Күп халык җыелды: эшчеләр, җитәкчелек. Барыбызны да Җиңү белән котладылар һәм ял көне игълан иттеләр».

Сугыш вакытында 19 тапкыр завод коллективы Оборона комитетының күчмә Кызыл байрагын ала. 1945 елның 2-нче июнендә хөкүмәт бурычларын үрнәк рәвештә үтәгән өчен завод Ленин ордены белән бүләкләнә. Макар Михайлович Лукин республикада беренче булып Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды. 16-нчы номерлы заводның даны һәм танылуы шушы исемнән башлана.

Хәрби самолеттан экспонат

Казан моторлар төзү берләшмәсендә музей эшләгән. Һәм хәрби чорның төп экспонаты - атаклы Пе-2 бомбардировщиклары өчен эшләнгән легендар ВК-105 двигателе - булмаган. Заводның барлык двигательләре фронтка җибәрелгән. Аны озак эзләргә туры килгән. Пе-2 самолетының завод двигателе Латвия ССР җирлегендә табылган.

1944 елның 30-нчы октябрендә самолет Лиепай портында фашист транспорт корабларын юк итү өчен һавага күтәрелгән. Гвардиячеләр биремне намус белән үтәгәннәр. Ләкин аэродромга кайтканда аларны дошман самолетлары атакага тота. Пе-2 көчләр тигез булмаган сугышта бәреп төшерелә.

1979 елның язында, күп кенә архив материалларын укып, шаһитларның истәлекләрен җыеп, Лиепайның 7-нче номерлы техник училищесының яшь туган якны өйрәнүчеләре шәһәрдән 30 чакрым ераклыктагы Суворов исемендәге күмәк хуҗалыкка килгәннәр. Папес күленнән ерак түгел алар сугышчан самолет төшкән урынны тапканнар. Җирле халык ярдәме белән балалар ВК-105 ПФ моторын казып чыгарганнар. Ядкарьне училище ишек алдына урнаштырганнар.

Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең «Поиск» төркеме бирем алган - ВК-105 моторын табу һәм предприятие музеена алып килеп тапшыру. Эзләүләр алып барылган. Уңыш «Техника – молодежи» журналы битләреннән «елмая». Анда Латвиядә табылган Пе-2 самолеты турында мәкалә басылган була. Шунда ук завод вәкилләренең Лиепай шәһәренә юл тотуын әйтеп торырга да кирәкми. Һәм тиздән ВК-105 двигателе транспорт самолеты белән Казанга китерелә. Сугыш вакытының сугышчан моторы - КМПО музееның иң яхшы экспонаты.

РД-1 тизләткече - ирек бәясенә

Сугыш башланганчы совет авиация фәненең һәм техникасының эре вәкилләре озак вакытка хөкем ителгән.

Мотор төзү заводында СССР НКВД төрмә тибындагы махсус конструкторлык бюросы оештырылган. Монда хөкем ителгән галимнәр, инженерлар һәм техниклар эшләгән: Сергей Королев, Георгий Жирицкий, Доминик Севрук, Григорий Лист, Валентин Глушко.

Кыенлыкларга карамастан, бу бюро тарафыннан үзебезнең беренче РД-1 сыекча реактив двигателе булдырылган. Ул самолетларның очып китү, тизләнеш һәм биеклек характеристикаларын яхшырту өчен ярдәмче тизләнеш двигателе сыйфатында билгеләнгән.

ТӨстәмә тизләнеш двигателен самолетның койрык өлешендә двигатель артына урнаштырганнар.

Очучының тизләткечне эшләтеп җибәрү һәм дошманга бик тиз якынаю яки киресенчә эзәрлекләүдән китү мөмкинлеге барлыкка килгән. Моннан тыш, яңа җайланма бортка күбрәк бомба алырга мөмкинлек биргән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, фашистлар мондый конструкция хисабына самолет хәрәкәт иткән тизлекне күреп аптырап калганнар, һәм бу совет очучыларына өстенлек биргән.

РД-1 тизләткечле самолетларның беренче сынаулары күрше завод аэродромында уза һәм чак кына фаҗигале тәмамланмый. Сынауда катнашучының истәлекләреннән: «Гадәти типтагы самолет кинәт тизлекне бик тиз арттыра башлый. Планлаштырылган сынаулар турында алдан кисәтелмәгән зенитчиклар күктә фашист самолеты дип уйлап, аңа ут ачтылар. Штурвал артында хәрби очучылар утырды, алар оста гына борылып, реактив установкалы самолетны утырта алдылар».

РД-1 тәҗрибә двигателе дәүләт сынаулары уза, алар буенча хисаплар И.В. Сталин тарафыннан раслана. Җитештерүгә кабул ителгән тизләткечтән тыш, эш нәтиҗәсе буларак СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 27-нче июленнән хөкем ителүне вакытыннан алда азат итү турындагы Указы булды. Тоткыннар иң кыйммәтле әйбер - иреккә ия булды.

Сугыш һәм тыл геройлары

Бөтен сугыш дәвамында Казанның 16-нчы номерлы заводы ВК-105 моторларын чыгара, алар Пе-2 һәм Як-3 самолетларына урнаштырыла. Яңа җыелган двигатель конвейердан һәр 50 минут саен төшкән.

1945 елда заводта 11374 кеше эшләгән. 1945 елның 18-нче июненнән завод 8 сәгатьлек эш көненә күчкән.

Сугыш чоры заводы тарихы күп кенә күренекле шәхесләр турында сөйли. Шуларның берсе - Виктор Сажинов. Ул заводка яшь килеш килгән, металл кою производствосында эшләгән. 1943 елда абыйсын җирләгәннән соң, фронтка китәргә һәм аның өчен үч алырга карар кылган. 1945 елның апрель азагында, Берлинга барып җиткәч, сугышта ул үз тәне белән командирын һөҗүмнән каплаган. Советлар Союзы Герое исемен ул үлгәннән соң ала.

Фронтка китәргә теләгән заводчылар бик күп булган. Михаил Карпов истәлекләреннән: «22-нче июнь көнне, радиодан немец-фашист илбасарларының безнең җиргә һөҗүм итүләре турында игълан ителгәндә, мин чираттагы моторны җыя идем. Озак уйлап тормыйча, Киров район хәрби комиссариатына гариза бирдем. Мин бит комсомолец, кая кыен, минем урыным шунда, дип уйлый идем. Ләкин начар күрүем аркасында гаризамны кире кактылар. Хәтта строевой буларак та алмадылар. Бу уңайдан бик борчылдым. Ләкин нишләргә соң, тылда да да геройлар кирәк!»

269 мотор төзүче үз хезмәтләре өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Завод хезмәтчәннәренең күбесе Казан урамнары исемендә мәңгеләштерелгән. ТР башкаласында Лукин, Сажинов, Витер, Королев урамнары бар.

Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе үсеше

Сугыштан соңгы вакытта заводта реактив техника эрасы башлана. Казан двигательләре куелган самолетлар Аэрофлотның барлык пассажирларының яртысыннан артыгын күчергән. Берләшмә продукциясе дөньяның 10 иленә экспортланган. Илебезнең двигатель төзелешен үстерүдәге уңышлары өчен заводка Октябрь революциясе ордены тапшырылган.

Бүген берләшмә - танылган газ турбиналы двигательләр һәм Россиянең газ суырту агрегатларын җитештерүче - Россиянең иң эре машина төзелеше предприятиеләренең берсе. Россиянең һәм якын чит илләрнең газ-транспорт системасында Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең 1500-дән артык двигателе һәм 150-дән артык газ суырту агрегаты кулланыла.

Барлык яңалыклар