Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.01.2021, 10:20

22 гыйнварда Габдулла Тукай әдәби музеенда «Фатих Әмирхан атналыгы» башлана

Программада – лекцияләр, интерактив экскурсия һәм әдәби-музыкаль кичә.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). 22-нче гыйнварда Габдулла Тукай әдәби музеенда «Фатих Әмирхан атналыгы» башлана. Вакыйга татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулуга багышланган. 29-нчы гыйнварга кадәр музейда лекцияләр, интерактив уен-экскурсия, шулай ук әдәби-музыкаль кичә узачак.

«Ф.Әмирхан ядкәрләре» лекциясе вакытында кунаклар ТР Милли музее фондларында сакланган мемориаль предметлар тупланмасы белән таныша алачак. Экспонатлар арасында – язучының күлмәге һәм «Хәят» повестеның кулъязмасы.

«ХХ гасыр башыннан сәяхәт» лекция-әңгәмәсе китап яратучыларны, бигрәк тә мәктәп укучыларын һәм студентларны, Ф.Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» фантастик хикәясен яңача укырга чакыра.

Килүчеләр экспозиция буенча «Фатих Әмирхан-135» квесты элементлары булган интерактив музей-экскурсиядә катнаша ала. Ул килүчеләрне язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырачак, аның язмышы һәм мирасы белән бәйле кызыклы фактларны ачачак, Габдулла Тукай белән дуслыгы турында сөйләячәк.

«Фатих Әмирхан Казаны» дигән интерактив лекция экскурсовод-гидлар, туган якны өйрәнүчеләр һәм татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен кызыклы булачак.

Моннан тыш, Г.Тукай әдәби музее төркемнәрендә «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә «Безнең Әмирхан» видеопроекты һәм «Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукай» озын мәкаләсе тәкъдим ителәчәк.

29-нчы гыйнварда 14.00 сәгатьтә «Фатих Әмирхан атналыгы» дигән йомгаклау чарасы – «Татар могиканы» әдәби-музыкаль кичәсе узачак. Килүчеләргә күренекле әдәбиятчының тормышы һәм иҗаты турында сөйләячәкләр, аның әсәрләреннән өзекләр укыячаклар, «Печән мәйданы» спектакленнән эпизод күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар