Ярминкәләргә 10.00-нан 12.00-гә кадәр килергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар). 22-нче гыйнварда Казанның Яңа Савин һәм Совет районнарында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Шәһәр халкына предприятиеләрдәге буш эш урыннары турында мәгълүмат бирәчәкләр.
Яңа Савин районында вакансияләр ярминкәсе түбәндәге адрес буенча узачак: Ибраһимов пр., 41, Совет районында - Журналистлар ур., 13а.
Ярминкәләргә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр килергә мөмкин, дип хәбәр ителә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.