Музейлар 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгы үзенең 26-нчы туган көнен билгеләп үтә. Бәйрәм хөрмәтенә аның территориясендәге музейлар көне буе бушлай эшләячәк.
10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Татарстанның табигать тарихы музеена, Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеена, Ислам мәдәнияте музеена, Благовещение соборы тарихы музеена, «Эрмитаж-Казан» үзәгенә, «Манеж» күргәзмәләр залына килергә мөмкин, дип хәбәр ителә Казан Кремле сайтында.