В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электр уты берничә сәгатькә бетереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). 22-нче ноябрьдә Казанның Мәскәү һәм Идел буе районнары йортларында вакытлыча ут сүндереләчәк.
8.00-дән 17.00-гә кадәр электр уты Мәскәү районының Волгоград ур., 18, Ибраһимов пр., 32/20 адреслары буенча булмаячак.
8.00-дән 18.00-гә кадәр Идел буе районының Көньяк-сәнәгать ур., 1/77а, 1/77б адресы буенча яшәүчеләр дә утсыз калачак. Электр уты шулай ук 2-нче Землемерная, 2-нче Түбән Кама, Башкорт, Борисково, Глазунов, Десятидворная, Дулкын, Загородная, Землемерная, Лодейная, Локомотив, Люблин, Оранжерея, Парник, Пожарная, Параллельно-Прогонная, Поперечно-Прогонная, Прогонная, Проселочная, Семидворная, СНТ Труженик, Теньки, Техника, Тихорецк, Тула, Услон урамнары буенча урнашкан шәхси сектор йортларында да булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.