В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында яшәүчеләр утсыз калачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). Иртәгә, 21 ноябрьдә, Вахитов, Яңа Савин һәм Идел буе районнарының кайбер йортларында ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Магадан ур., 16а, 18, 25, Маршал ур., 3, 3а, 25, 25а, 56; 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр – Бутлеров ур., 45; 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр – Дачная ур., 5, 7, 9.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында Вишневка һәм Салмачы бистәләрендә түбәндәге урамнарда ут бетеп торачак: 2-нче Үзәк, Акчарлак, Әтнә, Балачак, Береговая, Большая, Васильковая, Долгая, Заречная, Звездопадная, Камышлы, Красивая, Луговая, Новая, Питрәч, Раздольная, Раздольный тыкрыгы, Сабантуй, Салмачы, Тамчы, Тау Буе, Усердная, Үзәк, Черноплодная.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында Константиновка бистәсенең Школьная урамында ут булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” АҖ.