В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручыларның барысы да инфекциялеләр белән элемтәдә булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә авыруның 53 яңа очрагы теркәлгән. 4 кеше хастаханәгә озатылган, 49 кеше өйләрендә дәвалана - аларда авыру симптомсыз яки җиңел формада уза. Алар барысы да инфекциялеләр белән элемтәдә булганнан соң авырый.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, авыручылар арасында - ике балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 7 кеше бар, 16 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 20 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 7 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, бер кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
22 кеше - Казанда, 9 кеше - Алабуга районында, 6 кеше - Яр Чаллыда һәм Чүпрәле районында, 2-шәр кеше - Биектау һәм Түбән Кама районнарында, берәр кеше - Балтач, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Питрәч һәм Тукай районнарында яши.
8-нче июньгә Татарстанда барлыгы СОVID-19 белән авыручы 3611 очрак теркәлгән.
Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән авыруның 8 мең 985 яңа очрагы расланды. Шул рәвешле, илдә 476 мең 658 кеше авырган. 230 мең 688 кеше сәламәтләнгән, 5 мең 971 кеше үлгән.