В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә коронавирустан 40 кеше савыкты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). Татарстанда коронавирус белән авыруның 22 яңа очрагы теркәлгән, шуларның икесе читтән кайтучыларда, калганнары контактлы. Өч кеше хастаханәгә озатылган, 19-ы өйдә дәвалану уза.
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 3 кеше, 5 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 4 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 6 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше –70 тән 80 яшькә кадәр.
9 кеше – Казанда, 4 кеше – Буа районында, 2-шәр кеше – Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарында, берәр кеше – Апас, Арча, Биектау, Нурлат һәм Питрәч районнарында.
24-нче сентябрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 7087 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 5999 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 40-ы – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 6595 очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы COVID-19 белән авыруның 1 млн 128 мең 836 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 929 мең 829 кеше сәламәтләнде, 19 мең 948 кеше үлде.