Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). 22-нче майда Казанда синоптиклар аязучан болытлы һава торышын фаразлыйлар. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез - явым-төшемсез. Җил - уртача, көньяк-көнбатыштан.
Төнлә һава температурасы +5-7 градус булачак, көндез һава +15-17 градуска кадәр җылыначак.
Тулаем алганда, Татарстан буенча синоптиклар шулай ук аязучан болытлы һава торышын фаразлыйлар, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил - уртача, көньяк-көнбатыштан. Төнлә һава температурасы +2-7 градус тәшкил итәчәк, әмма урыны белән нульдән -1 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез һава температурасы +14...+19 градус арасында тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.