22 нче мартта Аракчино – Югары Ослан боз кичүе ябыла

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче март). 22 нче мартта Аракчино – Югары Ослан боз кичүе ябыла. Ул 8:00 сәгатьтә эшләүдән туктаячак, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.

Боз кичүе ябылуы көннәр җылыну белән бәйле. Исегезгә төшерәбез, иртәгә Казанда синоптиклар +5 градуска кадәр температура булыр дип фаразлый.

Идел аша боз кичүе ел башында ачылды. Кичүнең гомуми озынлыгы 3200 метр тәшкил итә. Бу юл Аракчино белән Югары Ослан арасын 60 километрга кыскарта.

2022-03-21T16:40:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.