Җил – көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба 6-11 м/с тизлектә, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с
22 мартта Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Синоптиклар бераз юеш кар фаразлыйлар. Җил – көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба 6-11 м/с тизлектә, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с. Төнлә 0..-2 градус көтелә, көндез +1..+3 градуска кадәр җылына. Юлларда урыны белән бозлавык булуы мөмкин.
Гомумән алганда, иртәгә Татарстан буенча бераз юеш кар фаразлана, көнбатыш җиле төньяк-көнчыгышка күчә, тизлеге 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с ка кадәр җитә. Төнлә термометр баганалары 0..-4 градуска кадәр төшәчәк, көндезге температура 0..+4 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе көнне, 23 мартта, республикада явым-төшем көтелми, төньяк-көнчыгыштан искән җил төньяк-көнбатышка таба алышына, тизлеге 5-10 м/с, көндез урыны белән 12 м/с ка кадәр көчәю көтелә. Төнлә һава температурасы -5..-10 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганаларын +2 ..+7 градус күрсәтәчәкләр. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәктә.