В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр гаилә иминсезлеге, ятим балаларның хокукларын саклау темалары буенча сораулар бирә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында баланың гаиләгә һәм гаилә мөнәсәбәтләренә хокукы темасына багышланган кайнар линия оештырылачак. Белгечләр белән 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефоннар буенча консультация алырга мөмкин булачак: 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.
Шалтыратучыларга ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре консультация бирәчәк.
Шәһәрлеләр гаилә иминлегенә, ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның хокукларын саклауга, гаилә низаглары ситуацияләрендә бала хокукларын саклауга һәм башкаларга кагылышлы сораулар бирә алалар, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.