«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче апрель). Алдауның яңа очрагы Татарстан башкаласында булган. Аферистларның кармагына бу юлы Казанда яшәүче 22 яшьлек егет эләккән.
14 нче апрельдә зыян күрүченең телефонына билгесез кеше шалтырата, ул үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Егет аның белән сөйләшеп тормый, трубканы куя. Беркадәр вакыттан соң аңа үзен тикшерүче дип таныштырган икенче кеше шалтырата. Ул егеткә карата мошенниклык кылынган, аңа чыннан да банк хезмәткәрләре шалтыраткан, һәм акчаларны урламасыннар өчен, «банк хезмәткәрләре» күрсәтмәләрен үтәргә кирәк, дип хәбәр итә.
Аферистлар күрсәтмәләре буенча ул 240 мең сумга кредит рәсмиләштерә һәм акчаларны мошенникларның «куркынычсыз счетларына» күчерә. Алар икенче көнне аның белән акчаларны кире кайтару буенча сөйләшү өчен элемтәгә керәчәкләре турында хәбәр итә.
15 нче апрельдә җинаятьчеләр яңадан егеткә шалтырата һәм тагын бер кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Бу мизгелдә ул мошенникларның корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче бүлегендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. «Гагарин» полиция бүлегендә әлеге гамәлне кылуга катнашы булган затларны билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – ул аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр үткәрелә дигән шик булса, әгәр аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итү зарур. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.
Әгәр дә сез мошенниклар корбаны булсагыз, полициягә 02 яки 112 телефоннары буенча хәбәр итегез.