Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.02.2023, 15:37

22 нче февральдә Казанда секундына 15-17 метрга кадәр буран һәм көчле җил фаразлана

ТР башкаласында һава температурасы -6-8 градус булачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль). 22 нче февральдә Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, урыны белән күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начараю белән буран һәм секундына 15-17 метрга кадәр көчле төньяк-көнчыгыш җиле көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.

Синоптиклар фаразы буенча, иртәгә Казанда болытлы булачак. Төнлә бераз кар яварга мөмкин, һава температурасы -10-12 градуска кадәр төшәчәк. Көндез синоптиклар аерым районнарда буран һәм -6-8 градуска кадәр температура вәгъдә итә. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 23 нче февральдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы һәм кар көтелә, урыны белән көньяк һәм көнчыгыш районнарда көчле кар явачак. Аерым районнарда буран фаразлана, җил секундына 13-18 метрга кадәр көчәячәк, һава температурасы -9-14 градус булачак, төнлә -19 градуска кадәр суытырга мөмкин.

Җомга, 24 нче февральдә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кар һәм буран булырга мөмкин, көндез явым-төшем фаразланмый. Төнлә -18-23 градуска кадәр салкыннар фаразлана. Көндез һава -9-14 градуска кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Барлык яңалыклар