В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында һава температурасы -6-8 градус булачак.
Фото: Денис Гордийко
Синоптиклар фаразы буенча, иртәгә Казанда болытлы булачак. Төнлә бераз кар яварга мөмкин, һава температурасы -10-12 градуска кадәр төшәчәк. Көндез синоптиклар аерым районнарда буран һәм -6-8 градуска кадәр температура вәгъдә итә. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Пәнҗешәмбе, 23 нче февральдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы һәм кар көтелә, урыны белән көньяк һәм көнчыгыш районнарда көчле кар явачак. Аерым районнарда буран фаразлана, җил секундына 13-18 метрга кадәр көчәячәк, һава температурасы -9-14 градус булачак, төнлә -19 градуска кадәр суытырга мөмкин.
Җомга, 24 нче февральдә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кар һәм буран булырга мөмкин, көндез явым-төшем фаразланмый. Төнлә -18-23 градуска кадәр салкыннар фаразлана. Көндез һава -9-14 градуска кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.