Бүген төнлә +8-10 градус, көндез +18-20 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). 22-нче августта Казанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Бүген төнлә +8-10 градус, көндез +18-20 градус булачак.
Гомумән алганда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +5...+10 градус, көндез +16...+21 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
23-нче августта республикада алмашынучан болытлы һава торышы була, көндез урыны белән бераз яңгыр сакланачак. Җил - төньяк-көнбатыштан, уртача. Төнлә һаваның минималь температурасы +6-11 градус, көндез һава температурасы +19...+24 градус булачак.