В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар көчле җил булачагы турында кисәтә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь). 22-нче сентябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава тоорышы фаразлана, төнлә, иртән һәм көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчүчән уртача, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-18 метрга кадәргә җитәргә мөмкин. Сишәмбегә каршы төндә һава температурасы 6-8 градус җылы, көндез +14-тән +16 градуска кадәр булачак.
Гомумән алганда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчүчән уртача, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-18 метрга кадәргә җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +4-тән +9 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. 22-нче сентябрь көндез Татарстан Республикасында термометр баганалары +12-17 градуска кадәр күтәреләчәк.