В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә һәм иртән республикада һәм аның башкаласында урыны белән томан булырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). 22-нче августта Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем фаразланмый. Төнлә һәм иртән республикада һәм аның башкаласында урыны белән томан булырга мөмкин. Җил - алмашынучан юнәлештә, басынкы. Һава температурасы төнлә 13-15 градус җылы булачак, көндез - 26-28 градус җылы.
Татарстанда төнлә һава температурасы +11-дән +16 градуска кадәр булачак, көндез +23-тән +28 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.