В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәмдә бер генә тәртип бозу очрагы да теркәлмәде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь, Екатерина Виславская). Сабантуй бәйрәме уңаеннан уздырылган бәйрәм чараларында 218 кеше каташкан, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – полиция җитәкчесе Александр Мищихин.
“Сабан туе” шимбә көнне, 23 июньдә, Мирный бистәсендәге Каенлыкта һәм Якты Аккош күле янындагы урманда билгеләп үтелде, шулай ук Казан ипподромында ат чабышлары үтте. “Бәйрәм чаралары алдыннан бәйрәм узачак урыннар кинологлар тарафыннан тикшерелде, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе вәкиле. – Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен махсус урыннарда ЮХИДИ бүлекчәләренең 142 хезмәткәре урнашты”.
Ул өстәгәнчә, бәйрәм узган урыннарда стационар металл кысалар, кул металл детекторлар ярдәмендә кешеләр тикшерелде. “Әзерлек чараларына зур игътибар бирелде. Оештыручылар буларак Казан Башкарма комитетына зур рәхмәтемне белдерәм. Бәйрәмдә бер генә тәртип бозу очрагы да теркәлмәде”. – диде Александр Мищихин.