Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.01.2019, 14:10

21 гыйнварда Казанда WorldSkills-2019 чемпионатына әзерлек атналыгы старт ала

Анда дөньяның 62 иленнән 600-гә якын кеше катнашачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). 21-27 гыйнварда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек атналыгы узачак. Чарада дөньяның 62 иленнән 600-гә якын кеше катнашуы көтелә.

Атна катнашучылары арасында: WSI директорлар советы, секретариат, WSI әгъзалары булган илләр делегацияләре башлыклары, техник һәм рәсми делегатлар, мәйданчыклар администраторлары, компетенцияләр белән идарә итү менеджерлары, тим-лидерлар, күзәтүчеләр, Shanghai 2021 оештыру комитеты вәкилләре, партнерлар һәм башкалар катнашты.

Атна кысаларында чемпионатка әзерлек мәсьәләләрен карау планлаштырыла: ярышлар мәйданчыгының техник төзелеше, клиент төркемнәренә хезмәт күрсәтү, конкурс биремнәрен әзерләү, партнерлык программасын гамәлгә ашыру, инфраструктур битләрне һәм башкаларны раслау.

Катнашучылар шулай ук Чемпионатның ярышлар мәйданчыгында – "Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәгендә булачаклар, объекттагы инфраструктура һәм сервислар белән танышачаклар, WorldSkills кунакханәләре һәм Авылы буенча турда катнашачаклар. Моннан тыш, чара программасы кысаларында эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм "Бер мәктәп – бер ил" һөнәри юнәлеш бирүне камилләштерү буенча белем бирү программасына старт биреләчәк, анда Татарстанның кайбер уку йортларында WorldSkills дәресләре уздырылачак.

Атна дәвамында шулай ук дөнья чемпионаты стартына кадәр вакытны киредән санаучы стеланы ачу планлаштырылган, дип хәбәр итә WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының оештыру комитеты матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Competition 2019 һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионаты Казанда 22-27 август көннәрендә узачак. Анда дөньяның 60-тан артык иленнән 1600-дән артык конкурсант катнашачак, алар 56 компетенциядә ярышачак.

Барлык яңалыклар