Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.09.2022, 12:35

21 нче сентябрьдә ТР башкаласында Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабы старт ала

Ел саен ярышларда Казанның 80 меңгә якын укучысы катнаша.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы сентябрь, Диана Жиленкова). 21 нче сентябрьдә Казанда Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабы башлана, ул 27 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен 5-11 нче сыйныф укучылары чакырыла, алар мәктәп программасының 24 фәненнән белемнәрен күрсәтә алалар. 4 нче сыйныф укучылары рус теле һәм математика буенча биремнәрне үти ала, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.

«Без Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң башкалалар арасында өченче урынны нык тотабыз. Позицияләрне саклап калу өчен генә түгел, күрсәткечләребезне яхшырту өчен дә мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк», – дип билгеләде шәһәр Мэры Илсур Метшин.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы ел саен үткәрелә, аңа мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау этаплары керә. Ел саен анда Казанның 80 меңгә якын укучысы катнаша. Узган ел төбәк этабында якынча 1,5 мең укучы катнашкан, шулардан 735 укучысы җиңү һәм призлы урыннар алган, дип искәртте И.Ризванов. Олимпиаданың йомгаклау этабында 142 кеше җиңүче һәм призер булды.

Казан укучыларының казанышлары акчалата түләүләр белән бүләкләнә, дип игътибар итте Мәгариф идарәсе башлыгы. Аның сүзләренә караганда, йомгаклау этабында җиңүчеләргә – 40 мең сум, призерларга 30 мең сум бирәләр. Төбәк этабында, шулай ук республика олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар 5 мең сумнан 20 мең сумга кадәр акча ала.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының мәктәп этабын уздыру өчен кирәкле шартлар Казанның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә дә тудырылган. Олимпиадалар үткәрү турында мәгълүматны укучыларга һәм аларның ата-аналарына җиткерделәр. Аның белән шулай ук Казан мәгарифенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге һәм Telegram-каналындагы аккаунтларында танышырга мөмкин. Мәктәп һәм муниципаль этапларның төп оештыручысы – Сәләтле балалар белән эшләү буенча шәһәр үзәге.

Мондый интеллектуаль ярышларда катнашу Олимпия уеннарында катнашуга тиң, ә төп бүләк – призер яки йомгаклау этабы җиңүчесе дипломы – укучылар алдында яңа мөмкинлекләр ача һәм булачак һөнәрне сайлауда мөһим роль уйный, дип саный Ирек Ризванов. «Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында югары нәтиҗәләр льготалар бирә: профиль фән буенча БДИның өстәмә балларыннан алып югары уку йортларына имтиханнарсыз керүгә кадәр», – дип тәмамлады ул.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.09.2022
Видеорепортаж
19.09.2022 13:15
Казанда Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабы башлана
Барлык яңалыклар