В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне шәһәр халкы иң популяр ял итү урыны – Зөбәрҗәт күлен чистартачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь). 21-нче сентябрьдә Казан «Чиста яр» республика акциясенә кушылачак. Бу көнне шәһәр халкы иң популяр ял итү урыны – Зөбәрҗәт күлен чистартачак, ул Татарстан башкаласында акциянең үзәк мәйданчыгы булачак.
Чарада «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары интерактив программа оештыра, ә Рус география җәмгыяте дайверлары сулык төбен чистартачак.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, акция шулай ук «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында уза, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.