В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Агымдагы елда Татарстан башкаласында барлыгы 5 мең 631 гаилә ана капиталын алган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь, Ксения Швецова). 21-нче ноябрьдә «Казан» Гаилә үзәгендә Әниләр көненә багышланган ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узачак. Бу көнне сертификатларны Казанның барлыгы җиде гаиләсе алачак.
Сертификатларны тапшыру тантанасы шәһәр вокаль башкаручылары һәм коллективларының иҗади номерлары белән үрелеп барачак – Әминә Гыйльманова, Әминә Әхмәдҗанова һәм Никита Сурков чыгышлары көтелә.
Быел Татарстан башкаласында барлыгы 5 мең 631 гаилә ана капиталы алган, ә тулаем республика буенча - 14 мең 762 гаилә, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәтендә.
Агымдагы елның 10 аенда Казанда 16410 бала тууы теркәлгән, алардан беренче бала – 7241 гаиләдә, икенче бала – 6465 гаиләдә, өченче бала - 2118 гаиләдә, дүртенче бала - 586 гаиләдә туган, дип хәбәр иттеләр Казанның гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, 2007 елдан башлап ана (гаилә) капиталын алу хокукына икенче, өченче яки аннан соңгы бала туган гаиләләр ия.