Бу «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионаты финалын үткәрү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Иртәгә, 21-нче майда, Казан теннис академиясе тирәсендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле карар ТР башкаласы Башкарма комитетында имзаланды.
9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Җиңү проспекты буенча Оренбург тракты ягына таба хәрәкәт иткәндә («Таиф-НК» ягулык салу станциясе тирәсендә) уң якка борылу тыела. Биредә «Узу тыела» билгеләре урнаштырылачак. Чикләү ашыгыч һәм оператив хезмәтләрнең транспорт чараларына, шулай ук велосипедларга кагылмый.
Хәрәкәтне вакытлыча чикләү Казанда «Яшь профессионаллар» VII Илкүләм чемпионаты финалы (Ворлдскиллс Россия) үткәрелү белән бәйле.