В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә Татарстан башкаласында бераз яңгыр явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). 21-нче майда Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана, төнлә бераз яңгыр явачак. Көндез - явым-төшемсез. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы көндез +14 - +16 градус, төнлә 4-6 градус җылы булачак.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача җил, көндез урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +1...+6 градус, урыны белән туфракта һәм һавада минус 1 градуска кадәр кырау булуы ихтимал. Көндез +12-дән +17 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.