Гражданнарны Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Зарипов кабул итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). 21 мартта казанлылар Гаяз Исхакый ур., 1 адресы буенча Вахитов районының тикшерү бүлегенә консультация алу өчен мөрәҗәгать итә алалар. Гражданнарны Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Зарипов кабул итәчәк.
Ведомство эше юнәлешендә сорауларны 11.00 сәгатьтән биреп булачак. Гражданнарны кабул итү буенча тулырак мәгълүмат белән (843) 221-74-14 һәм 292-18-97 телефоннары аша танышырга мөмкин.
Казанлылар Россия Тикшерү комитетына тагын бер ысул белән мөрәҗәгать итә алалар – Россия Тикшерү комитетынының рәисе Александр Бастрыкин кабул итү хезмәте аша. Большая Красная ур., 39 адресы буенча урнашкан тикшерү идарәсендә “тере” чират тәртибендә консультация алып була. Гражданнарны эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр (13.00 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр төшке аш вакыты) кабул итәләр, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.