Көндезге температура минус 2-4 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). Иртәгә көндез Казанда урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил көтелә. Төнге суыклар көндез җылылык белән алмашачак.
Киләсе төнне явым-төшем күзәтелми, көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Терекөмеш баганалары минус 11-13 градуска кадәр төшәчәк, аяз вакытларда – минус 17 градуска кадәр. Көндез минус 2-4 градус салкынлык көтелә.
Татарстан буенча 21 мартта явым-төшем көндез генә көтелә –республиканың көнбатышында бераз кар явачак. Төнлә һаваның минималь температурасы минус 11-16 градус булачак, аяз вакытларда – минус 20 градус, ә көндез максималь температура – минус 2-7 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.