Шахмат буенча Россия кубогы этабында 125 яшь спортчы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). 21 марттан Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы шахмат мәктәбендә Валерий Яндемиров Мемориалы - шахмат буенча Россия кубогы этабы старт ала. Анда 125 яшь спортчы катнашачак.
Ярышлар Казанда яшәгән һәм 2017 елның 16 ноябрендә вафат булган бөек гроссмейстер Валерий Яндемиров истәлегенә багышлана. Ул Татарстанның әйдәп баручы шахмат тренерларының берсе иде.
Турнир тугыз этапта уза һәм 30 мартка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Шахмат федерациясе матбугат хезмәте.