В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Процессия маршруты буенча транспорт хәрәкәте һәм машина кую урыннары ябылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль, Алена Мирошниченко). 21-нче июльдә Казан православие христианнары рус православие чиркәвенең иң олыланган иконаларының берсе булган Изге Ана иконасының барлыкка килү бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бу көнне дин тотучылар традицион тәре йөреше ясаячак. Бүген Казан Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә әлеге процессиянең хәрәкәт маршруты һәм транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләү турында Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр итте.
Бәйрәм көнендә 9.00 сәгатьтә Благовещение соборында тантаналы литургия башланачак. Митрополит Феофан җитәкчелегендә дин тотучылар Казан Кремленең Благовещение соборыннан , Кремль, Чернышевский, Профсоюз урамнары буйлап, аннары Кремль тирәсендә Карл Маркс, Миславский, Большая Красная урамнары буйлап Богородецкий монастыренең Крестовоздвижение чиркәвенә кадәр тәре йөреше үткәрәчәкләр.
«Шуңа бәйле рәвештә, 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр хәрәкәт итү һәм транспортны кую урыннары вакытлыча ябылачак, ә 6.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр – Миславский урамында хәрәкәт чикләнәчәк, чараны оештыруда шәһәр хезмәтләре, хокук саклау органнары җәмәгать тәртибен тәэмин итәчәк һәм дин тотучыларның куркынычсызлыгын кайгыртачак, - дип хәбәр итте Илнур Шакиров.